САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында бәйрәмгә Яз кызы килде

Минем әни иң назлысы, ягымлысы, Минем әни иң әйбәтне, иң матуры. Җырлар көйләп, эшләр эшләп көннәр буе Йөри өйдә, әйтерсең лә кояш нуры. Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында 8 Март бәйрәмнәре үтә. 1 нче кечкенәләр төркемендә дә Әниләр бәйрәме булды, кунак булып Яз кызы килде. Шигырьләр, җырлар, уеннар белән бәйрәм тагын...

Минем әни иң назлысы, ягымлысы,

Минем әни иң әйбәтне, иң матуры.

Җырлар көйләп, эшләр эшләп көннәр буе

Йөри өйдә, әйтерсең лә кояш нуры.

Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында 8 Март бәйрәмнәре үтә. 1 нче кечкенәләр төркемендә дә Әниләр бәйрәме булды, кунак булып Яз кызы килде. Шигырьләр, җырлар, уеннар белән бәйрәм тагын да ямьләнеп китте. Балалар әниләрен бәйрәм белән котлап, үзләренең бүләкләрен әзерләделәр. "Минем әнием" темасына багышланган рәсем конкурсында ата-аналар бик теләп катнаштылар, ә әниләре белән төшкән фотосүрәтләре төркемебезне бизәп торалар.

Рамилә Гайфуллина, Гөлназ Камалетдинова, тәрбиячеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев