САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында уен мәйданчыгын матурлыйлар

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында әти-әниләрнең ярдәме белән балаларның уен мәйданчыгын матурлау эше дәвам итә. Беренче кечкенәләр төркеме балаларының әти-әниләре дә бу эштән читтә калмадылар. Аларның тырышлыгы белән кирәкмәгән куаклар төпләп атылды. Балаларга җитезлекләрен, хәрәкәтләрен һәм уйлау сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган уен корылмалары, сәламәтлек сукмагы ясалды. Әлеге уен корылмаларын балалар...

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында әти-әниләрнең ярдәме белән балаларның уен мәйданчыгын матурлау эше дәвам итә. Беренче кечкенәләр төркеме балаларының әти-әниләре дә бу эштән читтә калмадылар. Аларның тырышлыгы белән кирәкмәгән куаклар төпләп атылды. Балаларга җитезлекләрен, хәрәкәтләрен һәм уйлау сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган уен корылмалары, сәламәтлек сукмагы ясалды. Әлеге уен корылмаларын балалар үз иттеләр, һәрберсендә бик теләп уйныйлар.

Һава торышын билгели торган тактаны, зәвыкъ белән эшләнгән кош оясын да балалар яраттылар. Алар балаларның кызыксынучанлыкларын, танып белүләрен үстерүдә ярдәм итә.

Әти-әниләр хезмәте балаларда горурлык хисләре уятты. Уен мәйданчыгына сакчыл караш тәрбияләүгә дә уңай йогынты ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев