САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм үтте

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен республика күләмендә зурлап билгеләп үтелә. Габдулла Тукай -өлкәннәрнең дә, кечкенәләрнең дә иң яраткан шагыйре. Апрельне чын мәгънәсендә Тукайныкы дип әйтергә мөмкин, чөнки бөек шагыйребез шушы айда дөньяга килгән һәм шушы айда дөньялыктан күчкән. Ул үзенең шигырьләрендә балаларны тырышып укырга, белемле...

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен республика күләмендә зурлап билгеләп үтелә. Габдулла Тукай -өлкәннәрнең дә, кечкенәләрнең дә иң яраткан шагыйре. Апрельне чын мәгънәсендә Тукайныкы дип әйтергә мөмкин, чөнки бөек шагыйребез шушы айда дөньяга килгән һәм шушы айда дөньялыктан күчкән. Ул үзенең шигырьләрендә балаларны тырышып укырга, белемле булырга,яшьтән эшкә өйрәнеп үсәргә, ялкау булмаска, ата-ана сүзен тыңларга өнди. "Бала белән күбәләк", "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык", һәм башка шигырьләрен һәм әкиятләрен балалар яратып өйрәнәләр.

Шул уңайдан без дә икенче кечкенә ясле төркеме балалары белән Тукай иҗатыннан персонажлар чакырып уеннар уйнадык.

Лилия Хәбибуллина һәм Регина Шәйморатова, Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасы икенче кечкенә ясле төркеме тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев