18 ноябрь - Кыш Бабайның туган көне. Аның ничә яшьтә икәне билгесез, әммә туган көне 2005 елдан билгеләп үтелә. Россия Кыш Бабаеның ватаны Бөек Устюгта 18 ноябрьдә чын кыш, суыклар башлана. Шушы көннән анда хатлар кабул ителә башлый. Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар Кыш Бабайга...
18 ноябрь - Кыш Бабайның туган көне. Аның ничә яшьтә икәне билгесез, әммә туган көне 2005 елдан билгеләп үтелә. Россия Кыш Бабаеның ватаны Бөек Устюгта 18 ноябрьдә чын кыш, суыклар башлана. Шушы көннән анда хатлар кабул ителә башлый.
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар Кыш Бабайга хат яздылар, туган көне белән котладылар. Бергәләп ясаган бүләкне дә салдылар. Хатка балалар үзләренең хыялларын, теләкләрен яздылар, бакчада булачак Яңа ел бәйрәменә чакырдылар. Бәйрәмгә матур җырлар, шигырьләр өйрәнергә сүз бирделәр.
Рушания Миңнуллина, "Ләйсән" балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз