САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманның "Лилия" балалар бакчасында "Космонавт булыр идем" дигән бәйрәм иртәсе үтте

Бүген Сарман "Лилия" балалар бакчасында, Космонавтика көне уңаеннан, "Космонавт булыр идем" дигән бәйрәм иртәсе узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзара көч сынаштылар. Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар. Галәм киңлекләрен иңләп кайткан этләр - Белка, Стрелка, Лайка белән таныштылар....

Бүген Сарман "Лилия" балалар бакчасында, Космонавтика көне уңаеннан, "Космонавт булыр идем" дигән бәйрәм иртәсе узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзара көч сынаштылар. Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар. Галәм киңлекләрен иңләп кайткан этләр - Белка, Стрелка, Лайка белән таныштылар. Беренче космонавт - Юрий Гагарин, Валентина Терешкованың батырлыклар балаларда соклану хисләре уятты. Бәйрәм кызыклы шигырьләр белән үрелеп барды. Йолдызлар тирәсендә "сәяхәт итү" балаларга зур канәгатьлек бирде.

Күкләребез һәрвакыт аяз, илләребез тыныч, балаларыбыз сәламәт булсыннар!

Гөлназ Бекмурзина, "Лилия" балалар бакчасының физкультура инструкторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев