Сарманның иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечләре бүләкләнде
Кичә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" II республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды: авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш белгечләре - ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларына 100 мең сум күләмендә грант алуга дипломнар тапшырылды. Бүләкләү тантанасы алдыннан җиңүчеләргә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы...
Кичә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" II республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды: авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш белгечләре - ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларына 100 мең сум күләмендә грант алуга дипломнар тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы алдыннан җиңүчеләргә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мөрәҗәгать итте. Ул: "Узган елдан башлап, Татарстан Президенты белән килештереп, без ТР агросәнәгать комплексы белгечләре хезмәтен һәм аларның тармакка керткән өлешен тиешенчә бәяләргә булдык", - дип белдерде һәм бу көнне Игенчеләр сараена җыелучыларны Татарстан агросәнәгать комплексының алтын фонды дип билгеләп үтте.
Районнан әлеге конкурста катнашып җиңүчеләр: Ахунова Земфира Рәшит кызы - «Җәлил» агрофирмасы баш бухгалтеры, Әһелтдинов Равил Раиф улы - «Сарман» агрофирмасының МТС начальнигы, Зиатдинова Ләйсән Шәймәгъсүм кызы - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисада бүлеге начальнигы, Мөхәммәдиева Саимә Әсхәт кызы - «Сарман» агрофирмасы баш эикътисадчысы, Салихов Илнур Хәйдәр улы - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы, Солтанов Илфат Фаот улы - район ветеринария берләшмәсе начальнигы вазифаларын башкаручы, Хафизов Марат Мансур улы - «Сарман» агрофирмасының баш зоотехнигы, Шакирҗанов Рамил Габделхәй улы - «Сарман» агрофирмасының бүлекчә агрономы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев