САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманның иң күп китап укучысы билгеләнде

Бүген район үзәк китапханәсендә китапханәләр көненә багышланган бәйрәм узды. Анда төрле концерт номерлары күрсәтелде, поэмалар һәм шигырьләр укылды, котлау сүзләре яңгырады. Күренекле язучы Дамир Гарифуллин: "Көне дә сезнең хезмәткә туры килгән: үзе кояшлы да, җилле дә", - диде. Районның иң күп китап-журнал укучысы дип Риф Вәлиев танылды. Ул 2013 елда...

Бүген район үзәк китапханәсендә китапханәләр көненә багышланган бәйрәм узды. Анда төрле концерт номерлары күрсәтелде, поэмалар һәм шигырьләр укылды, котлау сүзләре яңгырады. Күренекле язучы Дамир Гарифуллин: "Көне дә сезнең хезмәткә туры килгән: үзе кояшлы да, җилле дә", - диде. Районның иң күп китап-журнал укучысы дип Риф Вәлиев танылды. Ул 2013 елда китапханәдән алып 653 китап һәм журналлар укыган. Шулай ук бу көнне "Иң яхшы китапханәче" бәйгесенә йомгак ясалды. Анда җиңүче булып Лилия Фәретдинова чыкты. Бәйгенең төрле номинацияләрендә җиңүчеләргә мактау грамоталары тапшырылды.

Бәйрәмнән соң барча халык табын артына үтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X