САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманның дүрт картингчысын Казанда бүләкләделәр

2 декабрьдә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсендә быел картинг ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Призерлар арасында Сарман авылының «Ялкын» картинг-клубыннан дүрт егет булды. «Кадет» классында (12-15 яшьлекләр) Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов икенче булып танылды. Шул ук мәктәп укучысы Артур Заһиров «Пионер» классында икенче урын алган өчен...

2 декабрьдә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсендә быел картинг ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Призерлар арасында Сарман авылының «Ялкын» картинг-клубыннан дүрт егет булды. «Кадет» классында (12-15 яшьлекләр) Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов икенче булып танылды. Шул ук мәктәп укучысы Артур Заһиров «Пионер» классында икенче урын алган өчен (9-12 яшьлекләр) бүләкләнде. Призерлар арасында шулай ук Сарман урта мәктәбе укучысы Булат Нигъмәтҗанов («Пионер» классы, өченче урын) һәм «125-Б Стандарт» классында чыгыш ясаган Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов (15-18 яшьлекләр, өченче урын) булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев