САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Бердәм Россия"леләре елга йомгак ясады

11 декабрьдә район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясе үткәрелде. Аңа партиянең Сарман җирле бүлекчәсе Политсовет Секретаре Нәфис Закиров рәислек итте. Конференциядә җирле бүлекчәнең Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдиновның быел башкарылган эшләр турында отчеты тыңланды. Алар шактый. Болар белән беррәттән, ул партия сафларының елдан-ел...

11 декабрьдә район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясе үткәрелде. Аңа партиянең Сарман җирле бүлекчәсе Политсовет Секретаре Нәфис Закиров рәислек итте.

Конференциядә җирле бүлекчәнең Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдиновның быел башкарылган эшләр турында отчеты тыңланды. Алар шактый. Болар белән беррәттән, ул партия сафларының елдан-ел артуына да тукталды. Әйтик, узган конференция чорында анда 1202 әгъза исәпләнсә, быел бу сан 1308 гә җиткән.

Конференциядә партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе Политсоветы әгъзасы Андрей Швеев катнашты. Ул кыскача партиянең XIV съезды эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Иң соңгы мәсьәлә итеп җирле Политсовет составына өстәмә сайлаулар үткәрелде. Аңа партия әгъзасы - район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, партиянең беренче санлы Сарман беренчел бүлекчәсе секретаре - Сарман авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин кертелделәр.

Соңыннан Нәфис Закиров тагын биш кешегә партия билетлары тапшырды.

Политсовет әгъзалары яңа сафка бастырылган ветераннар клубында, ветераннар советында булдылар, Сарман авыл җирлегенең яңа эш бүлмәләрен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев