САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар хатын-кызлары Форумында катнашты

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, аеруча алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, ана һәм бала хокукларын яклау, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, татар гаиләсен саклау аша татар...

"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, аеруча алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү, ана һәм бала хокукларын яклау, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү максатыннан оештырыла.

Сарманда "Ак калфак"ның бүлекчәсен район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белгече Зәния Вафина җитәкли.

15 май иртәсендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары Форумы делегатларын теркәделәр.

Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрде. Форумда 477 кеше катнашты. 18 чит илдән - 93, Россия төбәкләреннән 250 делегат Казанга килделәр. Форумда шулай ук Татарстанның 43 районы һәм шәһәреннән дә делегатлар, шәрәфле кунаклар катнаштылар.

Төшке аштан соң делегатлар Казанның татар мәктәпләренә бардылар, Казан Кремле буенча экскурсиядә булдылар, Галиәсгар Камал исемендәге театрда спектакль карадылар.

Хатын-кызлар форумы шактый четерекле милли мәсьәләләрне кузгатты. Шулар арасында горурлык сыйфаты да игътибардан читтә калмады.

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, делегатларны сәламләп, конгрессның күркәм эш-гамәлләрен барлады, хатын-кызлар форумының иҗтимагый советын булдырырга дигән теләген җиткерде, мондый эчтәлектәге дөньякүләм очрашуларның ел саен оештырылачагын вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев