Сарманның "Лилия" балалар бакчасында "Авыл тәрбиячесе" конкурсы үтте

Сарман №2 «Лилия» балалар бакчасында «Авыл тәрбиячесе» профессиональ конкурсы үткәрелде.

5 авыл балалар бакчасы катнашында үткән бу конкурс иҗади эшләүче педагогларны ачыклау һәм куәтләү, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату,тәрбияче хезмәтенең абруен күтәру максатыннан уздырылды. Бәйгедә катнашучылар «Мин һәм минем фикер»,«Йөрәгемне балаларга бирәм» турларында үз эшчәнлекләренең практик әһәмиятен,балалар белән эшли белү осталынгын, иҗадилыкларын күрсәтергә тырыштылар. «Түгәрәк өстәл» дә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә актуаль сораулар буенча фикер алышып профессиональ диалог алып бара белүләрен дәлилләделәр. Җиңүче булып Азалак балалар бакчасы тәрбиячесе - Лилия Вәлиева  билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде