САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманны күбәләкләр басты бүген

Район үзәгендә генә түгел, авылларда да бу күренеш күпләрне гаҗәпкә калдырган.

Нәрсәдән булыр икән бу, әллә берәр билгесе бар микән, диләр. Кызыксынып, Интернет челтәренә күз салдым. Андагы мәгълүматларга карасаң, күбәләкләрнең күп булуы белән бәйле ышану-юраулар бар икән. Беренчедән, әгәр күбәләкләр күп очса, ул елны бал күп булыр, диелә. Вафат булган кешенең җаны кайтып, якыннары янында йөри, дигән фикер дә бар. Шуңа күбәләкләрне үтерү киңәш ителми. Ышанып та куярсың. Чик сакчылары бәйрәменә җыелгач һәм һәлак булган хезмәттәшләре рухына бер минутлык тынлык игълан ителгәч, алар бигрәк тә күпләп оча башладылар. Әйтерсең, җаннары бирегә кайткан.

Икенчедән, кеше янында күбәләкләр күпләп бөтерелә икән, димәк, аңа яхшы хәбәр килеп ирешәчәк. Башыңа утырса, озакламый сәяхәткә чыгачаксың, яки күптән күрешмәгән дусларың белән очрашачаксың. Кешенең иң өстенә утырса, кунаклар көт тә тор. Халыкта, күбәләк теләкләрне тормышка ашырырга сәләтле, дигән ырым да бар. 

Нинди төстәге күбәләк күрү дә әһәмиятле, имеш. 
Алтын төсле, куе сары, сарылары байлыкка ишарәлиләр. Кызыллары, алсулары – тормыштагы уңай үзгәрешләргә, мәхәббәткә, ак төслеләре – материаль бөтенлек, муллык, аклык билгесе санала икән. Яхшыга юрыйк, имин яшик, хөрмәтле дуслар.

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев