САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманны читтә яшәүчеләр сагына

Түбән Камада гомер итүче Мөнҗия Хәлимова Сарманны сагынып еш кунакка кайта. Безгә юллаган шигырендә ул туган җирен яратуын, аңа соклануын белдергән. Хөрмәтле дуслар, ул шигырьне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Сарманыма кайттым,йомыш төшеп,
Әй,шатландым,язмыш җиледер!
Әкиятләрдә әллә йөредемме?
Бу бит,минем бәхет эшедер!!!

Болын-кырларында кабат йөздем,
Моңнар үрдем искән җиленнән!
Күңел байлыклары җыеп йөрдем,
Туган ягым,туган җиремнән!!!

Кояш нурларында иркәләндем,
Йөрәгемә салдым җылысын!
Язмыш җилләренә сәлам юллыйм,
Рәхмәтләрнең әйтеп олысын!!!

Мөнҗия Халимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев