САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның 131 янгын сагы частендә физик әзерлеккә җаваплы карыйлар

Физик әзерлеккә һәрвакытта да аерым игътибар бирелә. Ул һәр кешедә база дәрәҗәсендә генә дә булырга тиеш. Хәрбиләштерелгән оешмаларда физик әзерлеккә аеруча җаваплы карыйлар.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында ишетмәгән кеше сирәктер. Советлар Союзы вакытында ук эшләп килгән программа берникадәр вакытка «паузага куелды», ләкин соңгы елларда ул янәдән гамәлгә кертелде. Аны популярлаштыру буенча чаралар хәрбиләштерелгән оешмалар арасында гына түгел, халык арасында да үткәрелә, яшьләрне «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексына мәктәптән үк күнектерәләр.

Комплекска күптөрле күнегүләр кертелгән. Күптән түгел аларны Сарманның 131 янгын сагы частенең шәхси составы да үтәп карады. Нормативларны үтәү буенча чара Россиядә янгын сагы барлыкка килүгә 372 ел тулуга багышланды.

Әйе, бу хата түгел – янгын сагы менә шундый өлкән яшьтәге оешма ул. 1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Михайлович аның нигезләмәләре белән тиешле боерык чыгара. Беренче янгын күзәтчелекләре булдырылганнан соң, нәкъ 350 ел үткәч – 1999 елда, Россиянең беренче президенты Борис Ельцин «Янгын сакчылыгы көне булдыру турында» Указга кул куя. Шуннан соң Янгын сакчылыгы көне рәсми төс ала һәм ел саен 30 апрельдә билгеләп үтелә башлый.

Ярар, үзебезнекеләргә кайтыйк. 131 янгын сагы часте хезмәткәрләре нинди нормативлар тапшырдылар соң? Бу хактагы тулырак язманы район газетасының 30 апрель саныннан укый аласыз.

Илназ Сираев 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев