Сарманнан Тәслия Гарипова гөмбә маринадлау рецептын тәкъдим итә
Гөмбә яратмаган кеше сирәктер. Алай да безнең татар халкы аны әле моннан берничә дистә еллар элек, бары тик руслар гына ашый торган ризык, дип саный иде. Хәзер дә авылларда өлкәннәр бик үз итеп бетерми кебек. Александровка руслары безнең урманга килеп җыялар гөмбә, ди безнең Сарайлы авылында яшәүче хезмәттәшебез. Гөмбәне тозлап...
Гөмбә яратмаган кеше сирәктер. Алай да безнең татар халкы аны әле моннан берничә дистә еллар элек, бары тик руслар гына ашый торган ризык, дип саный иде. Хәзер дә авылларда өлкәннәр бик үз итеп бетерми кебек. Александровка руслары безнең урманга килеп җыялар гөмбә, ди безнең Сарайлы авылында яшәүче хезмәттәшебез.
Гөмбәне тозлап та куялар, маринадлап та, киптереп тә. Хәзер туңдыргычлар «худта» - катырып та куябыз. Кайберләрен, катырыр алдыннан, кайнатып та торасы юк. Кыздырып та ашыйбыз гөмбәне, салатларга да кушабыз, пиццага да, аннан аш та пешерәбез… Кыскасы, җаның теләгәнчә кулланырга була. Хәтта чи килеш ашый торганнары да бар.
Соңгы вакытта Сарман халкы, гөмбә җыеп, мәш килә. Үзебез дә бер якшәмбедә наратлыкка менеп төштек. Анда - агач төбе саен кеше, дию генә әз, агач төбе саен - машина. Чиләк-чиләк гөмбәләрен машина кырына куеп, тамак ялгаучылар да бар. Димәк, исәпләре - әле тиз генә кайтып китү түгел. Аны ничек эшкәртеп өлгерәләрдер?! Мин үзем бер-ике чиләк майлы гөмбәне дә ярты төнгә кадәр чистарттым. Гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртергә киңәш ителә.
Килешәсездер, майлы гөмбә - иң тәмле гөмбәләрнең берсе. Бик күпләр аны хәтта ак гөмбәдән дә өстенрәк күрәләр. Без майлы гөмбәнең эшләпәсендәге элпәсен салдырырга гадәтләнгән. Ә менә медицина анда антибиотик һәм иммун системасын ныгыта торган матдәләр бар, ди. Бу гөмбәдә шулай ук мигрень белән көрәшә торган үзенчәлекле матдә дә бар икән. Ул А, С, РР витаминнарына, В төркеме витаминнарына, микроэлементларга да бай. Ә инде туклыклылыгы турында әйтеп тә торасы юк. Мәсәлән, бер килограмм кипкән гөмбәдә аксым бер килограмм сыер итендәгегә караганда - ике тапкыр, бер килограмм балыктагыга караганда, өч тапкыр артык.
Һәркемнең гөмбәне кышка әзерләүнең үз рецепты бардыр. Без сезгә Сарманда яшәүче Тәслия Гариповадан аларны маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.
Гөмбәләрне чистартып юасың да 5-7 минут пешерәсең. Яңадан салкын су белән әйбәтләп юып, саркытасың. Гөмбәләрне мискига салып, күмелерлек итеп су саласың, тәмләткечләр өстисең. 1 килограмм гөмбәгә 1,5 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы серкә, 3-4 данә канәфер, 3-4 данә түгәрәк борыч кирәк. Барысын бергә 10 минут кайнатасың һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, каплап куясың. Базда саклана.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев