САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманнан Тәнзилә Сәлимова төшле чия кайнатмасы рецептын тәкъдим итә

Август - кышка төрле салатлар әзерләү, кайнатма ясау, компотлар ябу вакыты. Аларны ясау буенча һәркемнең үзенә генә хас рецептлары да була. Сез аларны башкалар белән дә уртаклаша аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Ә бүген без сезгә Сарман авылында яшәүче Тәнзилә Сәлимовадан чия кайнатмасы рецепты тәкъдим итәбез. - Мин чияне төше белән...

Август - кышка төрле салатлар әзерләү, кайнатма ясау, компотлар ябу вакыты. Аларны ясау буенча һәркемнең үзенә генә хас рецептлары да була. Сез аларны башкалар белән дә уртаклаша аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Ә бүген без сезгә Сарман авылында яшәүче Тәнзилә Сәлимовадан чия кайнатмасы рецепты тәкъдим итәбез.

- Мин чияне төше белән бергә кайнатам. Шулай иткәндә, аның үзенчәлекле тәме була. 1 килограмм чиягә 1,5 килограмм исәбеннән шикәр комы, ярты стаканга якын су кирәк. Башта су һәм шикәр комының яртысыннан сироп ясыйм, күбеген җыеп алам. Шикәр тулысынча эреп беткәч, чияләрне салып, талгын утта, болгата-болгата, 10 минут чамасы кайнатам. Ахырда шикәр комының калганын салам һәм ул эреп беткәнче болгатып торып, әзерләнгән банкаларга тутырып куям.

Төшле чия кайнатмасын бер елдан артык сакларга киңәш ителми. Аның төшләрендәге синил кислотасы каты кабык аша да чыга башлый, диләр. Тик андый тәмле кайнатма бик тиз ашалып бетә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев