САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманнан Мәдинә һәм Роберт Хәйруллиннар бакчасында нинди генә чәчәкләр юк!

Матурлык дөньяны саклар, дигән әйтемнең хаклыгына торган саен ныграк инанасың. Ихаталарын заманча төзекләндереп, бакчаларын гүзәллеккә күмеп яшәүчеләр көннән-көн арта. Газетабыз битләрендә, сайтыбызда берничә ел рәттән "Иң зәвыклы бакча" бәйгесе барды. Быелдан без аны, күңелле акция буларак дәвам итеп, матур традициябезгә әверелдерергә исәпләдек. Бакчачылык, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы...

Матурлык дөньяны саклар, дигән әйтемнең хаклыгына торган саен ныграк инанасың. Ихаталарын заманча төзекләндереп, бакчаларын гүзәллеккә күмеп яшәүчеләр көннән-көн арта. Газетабыз битләрендә, сайтыбызда берничә ел рәттән "Иң зәвыклы бакча" бәйгесе барды. Быелдан без аны, күңелле акция буларак дәвам итеп, матур традициябезгә әверелдерергә исәпләдек. Бакчачылык, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып калсын.

Сарман авылында яшәүче Мәдинә һәм Роберт Хәйруллиннар бакчасында нинди генә чәчәкләр юк икән?

- Ел саен чәчәкләрнең яңа төрлеләрен алып, бакчабызны тулыландырып торабыз. Почта аша да кайтартам, - ди Мәдинә апа.

Аларның бакчасындагы матурлыкны күреп, күзләр камаша. Розаның уналты төре бар. Алар, куакланып, шау чәчәктә утыралар. Гортензиянең (тормыш гөле, дип тә атыйлар) ун төре бар. Алар бакчага җан кертеп, яшәү дәрте өстиләр кебек, күңелне иркәлиләр. Җәйге беседка ишегенә үрмәләгән клематислардан күзне алып булмый.

- Ярымкүләгәле урынны яраталар алар, - диде хуҗабикә һәм шул рәвешле һәр гөлнең урнашу урыны, үсү шартлары белән таныштырды.

Бакчаларында күпьеллыклардан хоста, хризантемалар, лаванда, берничә төрле лилия һәм башка бик күп төрле чәчәкләр үсә. Петуния, бәрхет гөле кебек берьеллыкларны да кертеп, кырыкка якын төрле чәчәк санадым.

- Электән үк чәчәкләр, гөлләр ярата идем. Хәзер Роберт та кызыксына башлады инде. Яңаларын булдыру белән ул да шөгыльләнә, Урманга, басу-кырга, гомумән, табигатькә ял итәргә чыкканда да, матур чәчәк-гөлләргә тап булсак, бакчага алып кайтып утыртабыз, - ди Мәдинә апа.

Шундыйлардан мин таныган кыңгырау, ландыш, күкебаш (медуница), туй чәчәге, шәмәхә һәм сары мәтрүшкә үсә. Бакчаларындагы гөлләре иртә яздан салкын көзгә кадәр шау чәчәк утыралар. Берсен икенчесе алмаштыра.

Бүлмә гөлләрен дә күпләп үстерәләр Хәйруллиннар. Тәрәз төпләрендә 50-60лап төрле миләүшә чәчәк атып утыра. Башка төрле гөлләр дә бар.

Гөлләр яраткан кешенең күңеле дә, тормышы да матур була. Шул гүзәллектән ләззәт, яшәү көче алып, матур гомер кичерергә язсын.

"Сары мәтрүшкәдән төнәтмә һәм сылау мазе ясыйм", - ди Мәдинә апа. Бүген шуларның рецептларын сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучылар. Халык медицинасына нигезләнеп эшләнсә дә, бар кешегә дә килешмәскә мөмкин. Шуңа саклык белән эш итәргә, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Мазе:

0,5 стакан сары мәтрүшкәгә 1 стакан чистартылмаган (нерафинированное) сыек май салып, 21 көнгә караңгы урынга куясы. Аннан сөзеп, пешкән, киселгән урыннарны сылау өчен кулланасы.

Төнәтмәсе:

20 грамм сары мәтрүшкәгә 100 грамм 70 процентлы спирт салып, 21 көн караңгы урында тотасы. Аннан сөзеп куясы. Чебен-черки тешләгәндә, кычытуны баса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев