САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Люция Зиннурованың шигырьләрен тәкъдим итәбез

Татарстанның атказанган укытучысы Сарманнан Люция Зиннурова матур шигырьләр яза. Кырык чишмә Чишмәләрең кырык кына Түгел иде бит! Тау сиңа таба авышкан, Яраткандыр бик. Юкарып калгансың үзең, Суың саеккан, Җырламыйча, уйчан гына Чыга ярыктан. Картаеплар киттең микән, Гасырлар кичеп, Юлыңны кисүчеләр күп, Хәлләрең ничек? Исемең генә калса да, Һаман балкыйсың, Суыңда...

Татарстанның атказанган укытучысы Сарманнан Люция Зиннурова матур шигырьләр яза.

Кырык чишмә

Чишмәләрең кырык кына

Түгел иде бит!

Тау сиңа таба авышкан,

Яраткандыр бик.

Юкарып калгансың үзең,

Суың саеккан,

Җырламыйча, уйчан гына

Чыга ярыктан.

Картаеплар киттең микән,

Гасырлар кичеп,

Юлыңны кисүчеләр күп,

Хәлләрең ничек?

Исемең генә калса да,

Һаман балкыйсың,

Суыңда безнең яшьлекнең

Тәмен саклыйсың.

Соңардык

Бер тапкыр да үбешмәдек,

Кочаклашмадык та хәтта,

Ниләр сөйләшкәнбез икән,

Истә калмаган.

Кызык сүз сөйләп торганың,

Артымнан калмый йөргәнең

Балачактан күңелләрне

Ныклап бәйләгән.

Армияга киткән чакта

Озата бармадым,

Хат язмадым, кайтуыңны

Көтеп алмадым.

Мәшәкатьләр белән тулган

Тормыш тартып барган чакта

Мин бер көн дә сине искә

Алмый калмадым.

Еллар узды. Син еракта

яшисең инде,

Юксынмыйм да, сагынмыйм да

Шикелле иде.

Үлү хәбәрең иреште:

Шул хәтле читен!

Аңлашырга соңга калдык,

Үпкәләп киттең.

***

Чишмә буйларыннан сине эзлим,

Эзләреңне күрәм чирәмдә,

Кояш карый иде күзләреңнән,

Чәчәк атты гөлләр тирәңдә.

Язмыш булды микән, ялгыш микән,

Көтмәгәндә юллар аерылды.

Кояш сүнде кебек тормышымда,

Очар канатларым каерылды.

Аерылганнар бер без генә түгел,

Күпләр шулай әрнү кичерә;

Килгән бәхет кире китә микән,

Әллә килер көне кичегә?

Кирәк үзе бөтен кешегә!

***

Дуслар ил буйлап таралган,

Яшиләр ерактарак,

Минем янда күбрәк йөргән

Бөтенләй кирәкмәгән.

Миңа ничек кирәклеген

Сизгәндер, борчылгандыр,

Реклама

Кирәксезләр, вакыт алып,

Килгәндер, борчыгандыр.

Ә мин соң кемгә кирәгем

Аңлый алмадым нигә?

Ничек гомер суздым икән

Кирәксезләр арасында

Җылы күрмәгән көйгә?!

Көттереп кенә ачыла

Күңел күзе дигәне,

Маңгай күзе чебеннән дә

Начар күрә икән ул!

***

- Чакырсаң да, җырчы кошлар

Килеп кунмыйлар тезгә,

Куркалар, яратмыйлармы?

- Юк, ышанмыйлар сүзгә.

- Ә җанварлар, кеше күргәч,

Нигә шулай өркәләр?

Яратмый, ышанмыйлармы?

- Юк, алары куркалар.

***

Яз. Тирә-юнь затлы яшел,

Яфраклар бәйрәм итә:

Бөтен кеше яфракларга

Сокланып карап үтә.

Кояш кыздыра, киптерә,

Усал җил өзеп китә,

Яфраклар өеме җирдә...

Кешеләр таптап үтә.

Яхшылык җирдә ятмый, - дип,

Яфраклар сабыр итә.

***

Ком бөртекләре җыелып,

Таш була алмагандай,

Ялкау-ялагай җыелып,

Баш була алмагандай,

Мин - ат, - дигәнеңә карап,

Арба алга китмәде,

Син - канатлы, диючегә

Бик ышанып җитмә әле.

***

Телеэкраннарда генераллар

Көннәр буе план корганда,

Сөйгән егетеңне ил чигенә

Ничек озатасың, кыз бала.

Кичтән тынычланган кебек була,

Таңда тагы сугыш, өр-яңа,

Шундый чорда бала имезгәндә,

Ниләр уйлый икән яшь ана.

Әҗәл вакытлары җитеп түгел,

Үтерүләр күбрәк дөньяда,

Балаларың берсен-берсе кыра,

Бик авырдыр сиңа, Җир-ана,

***

Тау башлары кардан ачык,

Бер башлагач, кар тиз эри,

Яз җитә, - дип, сөенә-сөенә,

Бала-чага уйнап йөри.

Тау башлары гына ачык,

Түбәнлекләр карда әле...

Күрә алмам инде язны, -

Дип уфтана әбиләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X