САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманнан Клара Вәлишинаның баланы җәй көне чәчәк аткан

Соңгы арада табигать еш кына үзенең хикмәтләрен күрсәтә. Мәсәлән, балан кайчан чәчәк ата? Дөрес яз көне. Тик бар очракта да түгел. - Безнең балан элек бик шәп, шаулап чәчәк ата торган иде. Тик быел яз көне карасак, ул корыган. Күршеләрнеке ул вакытта ап-ак чәчәккә күмелеп утырды, "быел балан елы булыр...

Соңгы арада табигать еш кына үзенең хикмәтләрен күрсәтә. Мәсәлән, балан кайчан чәчәк ата? Дөрес яз көне. Тик бар очракта да түгел.

- Безнең балан элек бик шәп, шаулап чәчәк ата торган иде. Тик быел яз көне карасак, ул корыган. Күршеләрнеке ул вакытта ап-ак чәчәккә күмелеп утырды, "быел балан елы булыр инде" дип тә уйладык. Җәй көне, аларның баланнары кызара башлагач, ни күрик - безнеке яфрак ярып ята. 15 июньдә ул бәрәңге белән бергә чәчәк ата башлады. Тик бу елны баланнары булмас дип уйлыйм, чөнки чәчәкләре коелган ботаклар корып балалар. Табигать безгә менә шундый "сюрприз" ясады, - ди Сарман авылында яшәүче Клара Вәлишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев