Бүген Сарман гимназиясендә “Фатих Кәрим – герой шәхес” дип аталган районара фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде.
Конференция эшендә шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым Кәримова, журналист, Бөтендөнья Татар Конгрессы рәисе урынбасары, Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Римзил Вәлиев, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, шагыйрь һәм язучы Дамир Гарифуллин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Вәсимә Хәйруллина катнаштылар.
Конференция үз эшен дүрт секциядә алып барды.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз