Сарманнан ике укучыга ТР Дәүләт Советында паспорт тапшырдылар
Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советында РФ яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру булды. РФ Конституциясе көне алдыннан узган бу чарага безнең районнан да ике укучы чакырулы иде. Сарман урта мәктәбе укучылары Айсылу Маликова белән Раилә Биктимерова Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан төп документларын алдылар. - Дәүләт Советында экскурсиядә...
Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советында РФ яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру булды. РФ Конституциясе көне алдыннан узган бу чарага безнең районнан да ике укучы чакырулы иде. Сарман урта мәктәбе укучылары Айсылу Маликова белән Раилә Биктимерова Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан төп документларын алдылар.
- Дәүләт Советында экскурсиядә булдык, безгә бик ошады. Мондый тантаналы шартларда паспорт алуыбыз белән без бик горурланабыз, - диделәр кызлар.
Федераль миграция хезмәтенең район бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел районда 361 яшь гражданга паспортлар тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев