САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Сарманнан Эльвира Мөхәммәтдинова чәчәкләр дә үстерә, киемне дә сатып алмый

Га­зе­та­быз­да "Иң зә­вык­лы бак­ча" кон­кур­сын игъ­лан ит­кәч, үз­лә­ре­нең фи­кер-тәкъ­дим­нә­рен те­ле­фон аша җит­ке­рү­че­ләр дә бул­ды. - Сез үз йорт­ла­ры бе­лән яшәп, бак­ча­ла­рын­да чә­чәк үс­те­рү­че­ләр ту­рын­да еш яза­сыз. Ә бит ара­быз­да күп­кат­лы йорт­та го­мер ки­че­реп, кеч­ке­нә ге­нә җир ки­шәр­ле­ген­дә йөз­дән ар­тык төр­дә­ге чә­чәк­ләр, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш үс­те­рү­че­ләр дә бар. Сар­ман авы­лы­ның Со­вет ура­мын­да...

Га­зе­та­быз­да "Иң зә­вык­лы бак­ча" кон­кур­сын игъ­лан ит­кәч, үз­лә­ре­нең фи­кер-тәкъ­дим­нә­рен те­ле­фон аша җит­ке­рү­че­ләр дә бул­ды.

- Сез үз йорт­ла­ры бе­лән яшәп, бак­ча­ла­рын­да чә­чәк үс­те­рү­че­ләр ту­рын­да еш яза­сыз. Ә бит ара­быз­да күп­кат­лы йорт­та го­мер ки­че­реп, кеч­ке­нә ге­нә җир ки­шәр­ле­ген­дә йөз­дән ар­тык төр­дә­ге чә­чәк­ләр, яшел­чә, җи­ләк-җи­меш үс­те­рү­че­ләр дә бар. Сар­ман авы­лы­ның Со­вет ура­мын­да яшәү­че Эль­ви­ра Мө­хәм­мәт­ди­но­ва­ның бак­ча­сы­на да күз сал­са­гыз иде, - ди­де без­гә мө­рә­җә­гать итү­че­ләр­нең бер­се.

Озак­ка суз­мый­ча, Эль­ви­ра ха­ным яшә­гән йорт­ка юнәл­дек. Чын­нан да, ике тә­рә­зә кар­шын­да­гы уч тө­бе ка­дәр­ле ге­нә учас­ток­та нин­ди ге­нә чә­чәк­ләр үс­ми. Ил­ле­гә якын төр­дәге чә­чәк­нең 150 гә якын төрен үс­те­рә ул. Без бар­ган­да, әл­лә ни­чә төр­дәәге ро­за­лар, бе­го­ни­я­ләр, ли­ли­я­ләр, флокс­лар, кле­ма­тис­лар һәм баш­ка­лар шау чә­чәк­тә иде. Ә яз, җәй ба­шын­да үз­лә­ре­нең ма­тур­лык­ла­ры, хуш ис­лә­ре бе­лән ла­ләләр, нәр­киз­ләр, кро­кус­лар, янар­чә­чәк­ләр, ба­дан­нар, ирис­лар, ак­ви­ле­ги­я­ләр сө­ен­дер­гән бул­са, көз­гә та­ба хри­зан­те­ма­лар, ге­ор­гин­нар чә­чәк ата­чак. Төр­ле төс­тә­ге ал­лы-гөл­ле чә­чәк­ләр бе­лән янә­шә­дә ге­нә яшел­чә, җи­ләк-җи­ме­ше дә ин­де уңыш­ла­ры бе­лән ку­ан­ды­рыр­га өл­гер­гән­нәр.

Эль­ви­ра ха­ным күңел җы­лы­сын та­би­гать бү­ләк­лә­ре - чә­чәк­ләр­гә ге­нә би­реп кал­мый, ул алар­ны чи­гү­ләр­гә һәм баш­ка кул эш­ләре­нә дә кү­че­рә. Үзе бәй­лә­гән коф­та-юб­ка, кос­тюм яки паль­то­лар­ны ки­еп урам­нан үт­кән­дә, аңа кат-кат әй­лә­неп ка­рау­чы­лар аз тү­гел дип бе­лә­без. Гар­де­ро­бы үзе бәй­лә­гән ки­ем­нәр­дән ге­нә то­ра, дию һич арт­ты­ру тү­гел. Алар ара­сын­да җәй­ге коф­та-юб­ка­лар да, бе­раз сал­кы­найт­кач ки­яр­гә ди­гән­нә­ре дә, көз­ге сал­кын­нар өчен бәй­лән­гән җы­лы жа­кет­лар, паль­то­лар да бар. Үл­чәм­не ки­е­мең гәү­дәңә сы­ла­нып то­рыр­лык итеп тө­гәл алу, ки­леш­ле фа­сон сай­лау, ти­гез, пөх­тә итеп бәй­ләп чы­гу өчен зур ос­та­лык, ел­лар буе туп­лан­ган тәҗ­ри­бә дә ки­рәк­тер.

- Бе­рен­че тап­кыр эл­мәк то­тар­га хез­мәт укы­ту­чы­сы Нәҗи­бә апа Га­я­зо­ва өй­рәт­те. Шул ел­лар­да мо­да­га жи­лет кер­де. Аны энә бе­лән бәй­ләп ки­дем, - дип ис­кә ала Эль­ви­ра Хаммат кызы. Мәк­тәп­не тә­мам­лап, со­ңын­нан Ала­бу­га пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын­да рус те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы бел­геч­ле­ге алып, үзе укы­ган мәк­тәп­кә кай­та­сы, бәл­ки, ул чак­та ба­шы­на да кил­мә­гән­дер. Тик иң элек Юга­ры Чыр­шы­лы ур­та мәк­тә­бен­дә, ха­лык­ка көн­кү­реш хез­мәте күр­сә­тү ком­би­на­тын­да чы­ны­гу үтә. Ә һө­нә­ри учи­ли­ще­да эш­лә­гән­дә, Кы­рым­га ба­ра, ан­нан бик ма­тур бәй­лән­гән коф­та алып кай­та. Бер юу­га утыр­ган коф­та­га ап­ты­ра­мый ул, сү­тә дә та­гы да ма­тур­рак итеп үзе бәй­ләп кия. Әни­сен­нән оек­баш­лар бәй­ләр­гә өй­рә­нә. Соң­рак эш­кә үзе укы­ган Сар­ман ур­та мәк­тә­бе­нә кү­чә. Во­жа­тый бу­лып эш­лә­гән­дә ге­нә дә өч кос­тюм-юб­ка бәй­ләп кия. Бе­раз­дан ба­ла­лар­га рус те­ле неч­кә­лек­лә­рен, тех­но­ло­гия ни­гез­лә­рен өй­рәтер­гә ке­ре­шә. Тик уку­чы­лар кар­шы­на ба­су, алар­ны нәр­сә­гә дә бул­са өй­рә­тү өчен бул­ган аз-маз тәҗ­ри­бә ге­нә җит­ми. Эль­ви­ра ха­ным төр­ле бәй­ләү жур­нал­ла­ры ал­ды­ра, һәр яңа чык­кан ки­тап­ны күз­дән ыч­кын­дыр­мас­ка ты­ры­ша. Алар­дан ма­тур-ма­тур бәй­ләү үр­нәк­лә­ре, мо­дель­ләр ала.

- Яра­тып эш­лә­дем. Уку­чы­ла­рым ара­сын­да үз-үз­лә­ре­нә коф­та-юб­ка­лар бәй­ләп ки­ю­че­ләр, ба­ла­лар­ны җы­лы кос­тюм­нар бе­лән сө­ен­де­рү­че­ләр бар. Мун­ча­ла бәй­ләү дү Сар­ман­да мин­нән та­рал­ды бу­гай, - ди Эль­ви­ра ха­ным.

Бүген ул - ла­ек­лы ял­да. Лә­кин тор­мыш­ка ашы­ра­сы хы­ял­ла­ры би­хи­сап. Ярат­кан шө­гы­лен дә­вам итәр­гә, хә­зер­ге­лә­рен­нән дә ма­тур­рак чә­чәк­ләр үс­те­рер­гә, чи­гү­гә дә ва­кыт кал­ды­рыр­га, кыс­ка­сы, үзе яши тор­ган ти­рә­лек­не та­гы да ма­тур­лар­га те­ли ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев