САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманнан Эльвира һәм Эльмира Вәлиеваларга Фәрит Мөхәммәтшин паспорт тапшырды

Кичә, 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 38 яшь гражданына паспортлар тапшырды. Тантанада безнең райондашларыбыз - Сарман урта мәктәбе укучылары Эльвира һәм Эльмира Вәлиевалар да катнаштылар. Яхшы укулары, җәмәгать эшләрендә актив катнашулары белән үрнәк булган кызлар өчен бу бик әһәмиятле, истәлекле вакыйга булды. -...

Кичә, 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 38 яшь гражданына паспортлар тапшырды. Тантанада безнең райондашларыбыз - Сарман урта мәктәбе укучылары Эльвира һәм Эльмира Вәлиевалар да катнаштылар.

Яхшы укулары, җәмәгать эшләрендә актив катнашулары белән үрнәк булган кызлар өчен бу бик әһәмиятле, истәлекле вакыйга булды.

- Паспортны мондый тантаналы рәвештә алырбыз дип, уйламаган идек. Әлбәттә, паспортны Фәрит Хәйрулла улы кулыннан алганда, бик дулкынландык. Бу - безнең өчен зур горурлык, - диделәр кызлар.

Тантанадан соң алар икесе дә интервью да бирделәр. Телеэкраннарда нәкъ аларны күрү бик куандырды.

- Гөлүсә апа Харисова шалтыратып, Казанга барасын әйткәч, әлбәттә, сөенделәр кызлар. Бу - балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә гомерлеккә истә кала торган дулкынландыргыч вакыйга бит. Бу тантана өчен безнең кызларны сайлап алганнары өчен зур рәхмәт. Аеруча аларны башлангыч сыйныфтан алып хәзерге көнгә кадәр укыткан барлык укытучыларга зур рәхмәт, - ди әниләре Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев