САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманнан Асия Азиханованың иң зур хыялы – актерлык сәләте буенча уку йортына керү

Балаларны яклау көне уңаеннан "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, волонтерлар Ләйсән Вагыйзова, Регина Миннебаева, Айсылу Маликова, Миләүшә Ибраһимова Сарманнан Асия Азиханова янында кунакта булдылар. Асиянең мөмкинлекләре чикләнгән. Әмма андагы тормышны ярату, яңалыкка омтылу, күпне белергә тырышу кебек сыйфатлар сирәкләргә бирелә. Сәламәт балалар кебек күрү мөмкинлеге булмаса...

Балаларны яклау көне уңаеннан "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина, волонтерлар Ләйсән Вагыйзова, Регина Миннебаева, Айсылу Маликова, Миләүшә Ибраһимова Сарманнан Асия Азиханова янында кунакта булдылар. Асиянең мөмкинлекләре чикләнгән. Әмма андагы тормышны ярату, яңалыкка омтылу, күпне белергә тырышу кебек сыйфатлар сирәкләргә бирелә. Сәламәт балалар кебек күрү мөмкинлеге булмаса да, матурлыкны самими күңеле аша тоя ул. Андагы ихтыяр көченә исең китмәле. Бик яхшы русча сөйләшә, үзлегеннән инглиз, испан телләрен өйрәнә ул. Асиянең җырга, нәфис сүзгә осталыгы бар. Әниләргә багышланган шигырен сөйләгәч, барыбызның да күзләре яшьләнде. Сәнгатьле уку бәйгеләрендә дә еш катнаша кызчык. Уңышлары белән куандырырга да өлгергән инде ул. Асиянең район, республика, хәтта Халыкара иҗат бәйгеләрендә катнашып, призлы урыннар алганлыкка Дипломнары, Мактау грамоталары бар. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева ярдәме белән быел сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә башлаган. Әнисе Сирена ханым укытучылары Нурия Салихова, Венера Ханнанова, Гөлназ Гатина, Чулпан Сабирова, Илгизә Бакиевага зур рәхмәтле. Алар тырышлыгы белән Асиянең сәләтләре тагын да арткан. Аның иң зур хыялы - актерлык сәләте буенча берәр уку йортына кереп, шуны тәмамлау. Уңышлар юлдаш булсын, теләкләрең тормышка ашсын, Асия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев