САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылыр «шикәр»гә бирешмиләр

«Диабетның үлемгә хөкем түгеллегенә, аның белән озак еллар яшәргә мөмкин икәнлегенә төшендем», – ди Айгөл.

Сарман авылында яшәүче Айгөл Хафизова шикәр авыруы белән икенче баладан соң авырый башлый. Аңа ул вакытта 24 яшь була.

— Шикәр чире шикәр күп ашаганнан булмыйдыр бит инде. Үзеңдә нинди билгеләр сизеп, табибка мөрәҗәгать итәргә булдың син, Айгөл?

— Авырлыгым 45 килограмм булып, кинәт биш килога ябыктым. Еш тамагым кибә, суны гадәттәгедән күбрәк эчә башладым. Аякларны көзән җыеру еш кабатланды. Шуннан миңа шикәремне тикшертеп карарга киңәш иттеләр. Үземнең дә күңелемә шик керде. Даруханәгә кереп, глюкометр, тест-тасмалар белән кызыксындым. Алар бик кыйбат торалар иде. Фармацевт булып эшләүче Гөлназ апа миңа кичекмәстән табибка күренергә кушты. Бу 2016 елның феврале иде. Мин хастаханәгә төшеп киттем. Ул вакытта табиб-эндокринолог булып Фатыйма Сәхәбетдинова эшли иде. Ул шунда ук шикәргә кан анализы тапшырырга җибәрде. Хәтеремдә: нәтиҗәсен караганда, лабораториянең шәфкать туташы миңа күзләрен тутырып карады. Нормадан тайпылыш шундый югары иде. Ышанмыйча, тагын тикшереп карады ул. Кызганыч, нәтиҗә үзгәрмәде. 

— Синең реакция ничек булды соң?

— Мин үземне тыныч тотарга тырыштым. Табиб күрсәтмәсе буенча, миңа ике төрле инсулин кададылар. Шуның берсе шикәремне төшерде. Фатыйма Фәтхиевна Лениногорскига юллама бирде. Әмма мин моңа артык әһәмият бирмәдем кебек, хастаханәгә баруны кичектереп килдем. Шулай да Әлмәт табибларына күренәсе иттем. Алар: «Авырлы вакытта симптомнары билгеле булгандыр, күрәсең. Бәбиләгәннән соң, иң нәзберек җиреңә тәэсир иткән», — дигән нәтиҗә ясадылар. Миндә, чын-чынлап, шикәр авыруы булуы ачыкланды.

— Шулай да курыкмагансың әле... 

— Куркудан эш узган иде, хәзер ничек тә бу авыру белән көрәшергә кирәк булды. Лениногорскида хастаханәдә дәвалану курсы үттем. Анда минем кебек, әмма «стажлы» авырулар белән аралаштым, алардан бу авыру турында тагын да ныграк сораштым. Шикәр авыруының үлемгә хөкем түгеллегенә, аның белән озак еллар яшәргә мөмкин икәнлегенә төшендем. Бу авыру белән бәйле тәҗрибәле кешеләр ничек итеп дөрес тукланырга өйрәттеләр. Үзебезнең ватсап төркемебез дә бар хәзер. Табиб Гөлназ Хәммәтованың киңәшләре зур ярдәм итте. Бүгенге көндә эндокринология кабинеты шәфкать туташы Земфира Садыкова белән элемтәдә торам. 

— Алар киңәшен тотасыңмы соң?

— Әйе, һәрвакыт шикәр нормасын тикшереп торам. Ул күтәрелсә, авыз кибә башлый. Ә төшсә, калтырата, хәл бетә. Мондый очракларга үзем белән шикәр кисәге, сок йөртәм. Аннан миңа Казанда помпа урнаштырдылар. Шуның ярдәмендә шикәрне җайлаштырып торам. 

— Авыруларга дәүләт ярдәме каралганмы? Препаратлар бик очсыз түгелдер бит, Айгөл?

— Шикәр авырулы кешенең кул астында һәрвакыт тест үткәрү тасмасы, глюкометр булырга тиеш. Дөрес, тасмалар очсыз түгел, инсулин да күп кирәк. Миңа, мәсәлән, дәүләт тарафыннан алар бушка бирелә. Шулай да алар бөтен кешегә дә җитәрлек булмаска мөмкиннәр. Әмма моның өстендә бүген төрле яклап эш алып барыла, дип беләм.

Әңгәмәне тулырак район газетасының 10 ноябрь саныннан укый алачаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев