САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларга саклык чараларын күрү мөһим

Көзге-кышкы ягу чоры башлану белән, кискен рәвештә янгыннар саны арта. Узган елның сентябреннән быелның февраленә кадәрге период анализы күрсәткәнчә, районда торак секторда 8 янгын очрагы теркәлде.

Хөрмәтле райондашлар, янгынга каршы режим таләпләрен онытмасагыз һәм тиешенчә үтәсәгез иде. Куркынычсызлык чаралары күрү үзегезне һәм якыннарыгызны бәла-казалардан саклап калырга ярдәм итәр.

Электр энергиясеннән файдаланганда, электр челтәренә бары тик төзек булган электр приборларын гына ялгагыз. Тиз кабынып китә торган яки агач конструкцияләр янына эшләп торучы электр приборларын якын куймагыз.

Өйдән чыгып киткәндә, электр утын сүндерергә онытмагыз. Барлык электр приборларын, шул исәптән телевизор, радиоалгыч, музыкаль үзәк һәм башкаларны (суыткычтан тыш) розеткадан өзегез. Кулдан ясалган кабель озынайткычлар кулланмагыз.

Электр энергиясен көчле куллануны таләп итүче приборларны (электр плитәсе, электр миче, чәйнек һ.б.) бер үк вакытта электр челтәренә ялгарга ярамый. Электр челтәрен артык йөкләнешләрдән һәм кыска ялганышлардан бары тик завод җитештергән приборлар гына саклый ала. Стандарт булмаган саклагычлар кулланудан сак булырга кирәк. Алар җитди куркыныч тудырырга мөмкиннәр.

Барлык электр-көнкүреш приборларының төзеклеге һәм чисталыгы артыннан күзәтегез. Электр үткәргечләрне монтажлауны һәм аларны ремонтлауны бары тик белгечләргә генә ышанып тапшырыгыз.

Исегездә тотыгыз: газ шартлау куркынычы һәрвакыт бар. Фатирда газ исе сизгәндә, электр уты, шырпы кабызырга, тәмәке тартырга, ачык ут кулланырга ярамый. Бу очракта кичекмәстән авария хезмәтен чакыртырга һәм, ул килеп җиткәнчегә кадәр, бинаны җилләтергә кирәк. Газүткәргеч кранын ачканда, газ приборлары краннарының ябылганмы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Газ горелкасын кабызыр алдыннан, иң элек шырпы сызарга, аннары гына аның кранын ачарга кирәк. Кайнап чыккан сыеклык горелканың ялкынын сүндермәсен. Эшли торган газ приборларын күзәтүсез калдырырга ярамый. Газ плитәсе өстендә кием киптерү тыела. Моннан тыш, газ баллоннарын бина эченә алып керү рөхсәт ителми. Җылыда баллонның эче киңәеп, шартлау куркынычы туарга, ә ул фаҗигага китерергә мөмкин. Фатирларда чыккан янгыннарның күбесендә тәмәке тарту сәбәпче була. Урын-җирдә яткан килеш, бигрәк тә исерек хәлдә булган затларның тәмәке тартуы аеруча куркыныч тудыра.

Газ плитәсе, камин, мич яки башка төрле электр приборлары эшләгәндә, балаларны ялгызларын өйдә калдыру ярамый. Шырпыны балалар кулы җитәрлек булмаган урыннарда саклагыз. Янгыннарның бер өлеше балаларның шырпы белән шаярулары аркасында килеп чыга.

Баскыч читлеге, коридор, запас чыгу юлы янгын очрагына эвакуация урыннары булып торалар. Баскыч астында кладовкалар урнаштырырга, коридорны, запас чыгу юлларын капларга рөхсәт ителми. Подвал һәм чардакларны чиста тоту зарур. Баскыч читлегенә илтүче коридорда төрле корылмалар яки янкормалар төзү, нинди дә булса җиһазлар, төрле әйберләр урнаштыру да рөхсәт ителми.

Янгын яисә төтен барлыкка килгән очракта, кичекмәстән янгын-коткару хезмәтенә 01 яки 112 телефон номерлары буенча хәбәр итүегез сорала.

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев