САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларга район Сабан туенда республика бүләкләре тапшырылды

Республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Тәлгать Ахуновка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Шушындый ук хезмәте өчен “Старт” чаңгы базасы тренер-укытучысы Владимир Перетуринга республика Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Әлеге югары бүләкләрне аларның ияләренә район Сабан туенда Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов җиткерде. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев