САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларга көлүнең файдасы турында

Көлегез, көлегез - файдасы бар, белегез!

Көлү үпкәләрне "чистарта". Чөнки  көлгәндә кеше  тирәнрәк һәм озаграк итеп сулый. Бу вакытта үпкәгә кан килеше яхшыра.

Көлгәндә кеше организмында бәхет гормоны - эндорфин эшләнә. Ул кәефне күтәрү һәм авыртуны басу үзлегенә ия.

Белгечләр әйтүенчә, елмаю, көлү ябыгырга да ярдәм итә. Көненә 15 минут көлү атнасына 3 тапкыр ясалган 30 минутлык физик күнегүне алыштыра.

Көлү - иң яхшы ял да. 5 минут рәхәтләнеп көлү 30-40 минут ятып яитүгә тиң.

Реклама

Күпләр, көлү күз читендә җыерчыклар барлыкка килүгә сәбәпче була, ди. Әмма белгечләр моның белән килешми. Алар фикеренчә, көлү бит мускулларын ныгыта, тирене матуррак итә ала.

Табиблар көлүне "зыянсыз наркотик" дип атый, чөнки ул кешегә зур рәхәтлек бирә.

"Ирек мәйданы" газетыннан

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X