САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлыларга файдалы киңәшләр! Савыт-саба юа торган губка менингитка китерергә мөмкин!?

Белгечләр кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган предметлар исемлеген төзегәннәр, дип хәбәр итә Independent.

Исемлектә беренче урында теш щеткасы тора. Галимнәр, аны кимендә өч айга бер алыштырырга куша. Әгәр дә кеше әйтик, салкын тиеп авырган икән, теш щеткасын авыруның билгеләре күренүгә үк алыштырсагыз яхшы. Елына бер тапкыр булса да яңа тарак алырга кирәк. Аны һәр атна юарга онытмагыз.

Өйдә кия торган башмакларның «гомере» – ярты ел. Әгәр дә кеше гөмбәчек авыруын йоктырган икән, дәваланганнан соң, элеккеге башмакларыгызны кисәгез, кабат чирләргә мөмкинсез.

Савыт-саба юа торган губка – инфекцияләр оясы. Аны атна саен алыштырып торырыга киңәш итә белгечләр. Германия галимнәре үткәргән тәҗрибә буенча, губкада хәтта, менингит, сепсис китереп чыгарырга сәләтле бактерияләр яшеренгән икән. Белгечләр шулай ук сигез елга бер тапкыр матрасны, мендәрләрне өч елга бер алыштырырга киңәш итә.

Фото: pixabay.com

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/savyt-saba-yua-torgan-gubka-meningitka-kitererg-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев