САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларга да аш серкәсенең файдасы тисен

Бүген, гәҗиткә язылган арада, Сарманда яшәүче райондашыбыз Мәрьям апа үзенең киңәшләре белән уртаклашты.

 Баксаң, ул аш серкәсен ризык пешергәндә генә түгел, ә көнкүрештә дә бик яратып куллана икән. Менә аның хуҗабикәләргә биргән киңәшләре:
- Ике атнага бер тапкыр җылымса суга 6–7% аш серкәсе салып, суыткычны сөртеп торсаң, анда бернинди тәмсез ис тә булмаячак.
- Спорт киемнәрен юганда да, аш серкәсен кулланыгыз. Кер машинасына 9 процентлы 100 мл аш серкәсе салсагыз, ике куянның койрыгын бергә тотасыз, дигән сүз. Бердән, киемдәге тәмсез исне бетерә, икенчедән, кер юу машинасына дезинфекция ясыйсыз, дигән сүз.
- Ул киемдәге тир һәм дезодорант эзен бик яхшы бетерә. Таплы урынга салып бераз тотсагыз, тапның эзе дә калмаячак. Ефәк тукымалар искәрмә булып тора.
- Чәйнек, су савыты, вазадагы юшкынны да бик яхшы бетерә.
- Ирригатор белән кран авызы тишегендәге юшкынга сиптереп тотсагыз, бераздан юшкынны бик яхшы юып төшерәчәк.
- Шулай ук киемгә ябышкан сагызны да серкә ярдәмендә бетерергә була.
Аш серкәсенең исе начар дип, борын җыермагыз, аның исе бик тиз очып бетә. Ә кулланганда, кулыгызга перчатка кияргә онытмагыз.
Сез дә аш серкәсен көнкүрештә кулланасызмы, хөрмәтле дуслар, һәм нинди максатларда?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев