САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларга айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы индексацияләнде

1 февральдән айлык акчалата түләүләр 8,4% ка индексацияләнгән, аны федераль ташламалардан файдаланучы 317,5 мең татарстанлы ала.

Болар - инвалидлар, ветераннар, техноген һәлакәтләр аркасында радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, шулай ук гражданнарның кайбер башка категорияләре .

  2022 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләү белән бергә әлеге төр түләү составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, аның бәясе аена 1 313,44 сум тәшкил итә.

Җыелма составында:

• дарулар, медицина әйберләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент - аена 1 011,64 сум),

• төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (акчалата эквивалент - аена 156,50 сум),

• шәһәр яны тимер юл транспортында  бушлай йөрү, шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кире кайту (акчалата эквивалент - аена 145,30 сум).

 Ташламалар суммасы айлык акчалата түләү составына керә, аны  ташламадан файдаланучыларның күпчелеге (мәсәлән, инвалидлар) пенсия белән бергә алалар.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев