САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар "Живая нить традиций" - "Тирән тамырлар" бәйгесендә катнашты +ВИДЕО

15 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә «Тирән тамырлар» («Живая нить традиций») фольклор коллективлар конкурсы булып узды.

Зона этабына республикабызның 9 районынан килгән  270  катнашучы җыелды. Алар арасында иҗат коллективлары һәм ветеран оешмалары да бар иде.

Җәлил бистәсенең Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге "Дуслык" фольклор ансамбле, Сарманан «Хозур» (җитәкчесе - Р. Фәртдинова), Александровка мәдәният йорты каршы эшләүче "Ядкарь" (җитәкчесе Р.Камалиева) һәм "Рябинушка" (җитәкчесе Ф.Садертдинова) ансамбльләре, Ләке авылыннан «Игәнә» (җитәкчесе - Р. Асанова), Иске Минзәләбаш авылыннан «Сүнмәс дәрт»,«Әүлия моңнары» (җитәкчесе - Э.Мөхәмәтҗанова) ансамбльләре катнашты.

Бәйге программасы исә  гореф-гадәтләребез күренешләре, фольклор һәм вокаль ансамбльләр башкаруындагы халык җырлары  белән үрелеп барды.

Зона этабы җиңүчеләре апрель аенда узачак бәйгенең финал өлешендә көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев