САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар велосипедта йөрергә ярата

Заманча әйтсәк, хәзер сәламәт яшәү рәвеше – «модада». Төрле яшьтәге кешеләр фитнес белән шөгыльләнә, тренажер залларына йөри, спорт уеннарында катнаша. Ләкин бу һәрвакытта да алай түгел иде...

Сер түгел, элегрәк инфраструктура да болай ук яхшы булмаган, кешеләр дә «икенче төрлерәк» иделәр, дисәк тә була. Мәсәлән, егерме елга булса да, кире кайтыйк. Кызганычка каршы, ул вакытта, күбесенчә, тәртипсезлек хөкем сөрә иде, яшьләр, шул йогынтыга бирешеп, үз сәламәтлекләре турында «оныталар» иде. Шуңа күрә, хәзерге яшьләрнең спортка, сәламәт яшәү рәвешенә «авышканнарын» күреп, сөенеп туеп булмый.

Аңа, әлбәттә, велосипедта йөрү дә керә. Кыш көне тузан җыеп яткан әлеге транспорт чаралары, җылы һава торышы урнашуга, торган урыннарыннан чыгарылып, шундук кулланыла да башлыйлар. Велосипед – бик уңайлы транспорт ич! Үзегез уйлап карагыз: машина белән чагыштырганда, урын күп алмый, ягулык ашамый, ремонтка күп акча сорамый, аны йөртү өчен таныклык кирәкми, кыйммәт тормый, «бөкеләр»не әйләнеп кенә уза, анда 14 яшьтән «зур юл»га чыксаң да була... Бары тик кагыйдәләрне бозмыйча йөрергә генә кирәк. Әлбәттә, шул ук машина белән чагыштырганда, велосипедның зур минусы да бар – аңа кояшлы, җылы көннәрдә генә утырырга була, тик плюслар «үлчәү»не үз ягына авыштыралар.

Велосипедта йөрүнең сәламәтлек өчен файдасы турында беләсегез килсә, район газетасының 23 апрель санын укыгыз.

Фотодагы кыз – Иске Кәшер авылыннан Миләүшә Рамазанова. Ул хәзерге вакытта Германиядә яши. Миләүшә дә велосипедта йөрүне хуплый.

Илназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев