САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар туган як җырчысы белән очраштылар

22 март көнне Сарман сәнгать мәктәбендә халкыбызның яраткан шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, районыбызның мактаулы гражданы Клара Булатова белән очрашу үткәрелде.

- Сәнгать мәктәбе укучылары анда шагыйрәнең һәм оныгы Гайшәнең шигырьләрен сөйләделәр, халкыбызның яраткан, шулай ук Клара апа сүзләренә язылган җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Иң соңыннан сүз шагыйрәнең үзенә бирелде. Очрашу балаларга да, әти-әниләргә дә, шигырь сөючеләргә дә бик ошады. Мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова шагыйрәгә киләчәктә дә иҗат уңышлары, исәнлек-саулык теләде, - дип хәбәр иттеләр Сарман сәнгать мәктәбеннән.

Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – Сарман сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев