САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар “Тормыш тамчысы” акциясенә кушылдылар +ВИДЕО

3 сентябрь - Россиядә Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне.

Быел ул “Тормыш тамчысы” дигән Бөтенроссия акциясе рәвешендә билгеләп үтелде һәм 2004 елда Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланды.
“Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясенә райондашларыбыз да бердәм кушылды. Район үзәгендә үткәрелгән митинг илебез гимны белән башланып китте. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чарада катнашучыларны бердәм һәм уяу булырга, террорчылыкны булдырмау өчен, кулларыннан килгән өлешне кертергә чакырдылар.
Митингта катнашучылар бер минутлык тынлык белән террорчылык актлары корбаннарын искә алдылар, чәчәкләр, үсемлекләргә террор корбаннары өчен учлары белән су сиптеләр.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев