САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар сәламәтлеккә юл салдылар +ВИДЕО

Бүген “Дулкын” бассейны артындагы паркта “10 000 адым” Бөтенрәсәй акциясе кысаларында Йөрәк көненә багышланган чара үтте.

Анда районыбыз өлкәннәре, район Советы һәм Башкарма комитеты, оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәктәп, аграр көллият коллективлары катнаштылар. Сәламәт булу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кешенең үзеннән тора. Күбрәк җәяү йөрү, хәрәкәтләнү йөрәк эшчәнлеген яхшырта, фикерләү сәләтен арттыра. Акция “Тормыш итәр өчен, безгә йөрәк кирәк” девизы астында үтте. Һәр кеше көнгә 6000 – 10 000 адым ясарга тиеш. Бүген ясалган адымнар сәламәтлеккә юл салсын. Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Альбина Сабирова видеосы, фотолары һәм язмасы .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев