САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар район данын Самарада яклап кайттылар

6-7 апрель көннәрендә Самарада беренче тапкыр татар сәнгатенең “Мирас” Халыкара балалар-яшүсмерләр һәм өлкәннәр фестиваль-конкурсы үткәрелде.

Анда безнең районнан да чыгыш ясарга бардылар. Барлыгы 600гә якын катнашучы булган. Нәтиҗәдә райондашыбыз Дилүс Гомәрев фестивальнең “Гран-при”ена һәм Кубокка ия булган. Ул “Татар җыры” вокал жанры номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат Дипломы белән дә бүләкләнгән. Рафаэль Гыйләҗев 1, 3 дәрәҗә лауреат исемнәре алган, “Халык гореф-гадәтләрен саклаганы өчен” махсус призга лаек булган. Шундый ук призны Анна апа Гомәревага да биргәннәр. 
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз. 
Альбина Сабирова язмасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев