САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Пушкинны искә алдылар

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә.

Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне (яңа стиль буенча) 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С.Пушкин туа.
Пушкин безне гомер буена озата килә. Балачакта аның тылсымлы әкиятләрен укысак, үсә төшкәч гашыйк, иза чигүче Пушкин белән танышабыз. Җәйге мәктәп яны лагерьларына йөрүче укучылар өчен бу көн истәлекле булды. Укучылар "Әкият иле"нә сәяхәт иттеләр. Викториналарда катнаштылар, кроссвордлар чиштеләр, китапларына күзәтү ясадылар. Ә Сарман гимназиясе укучылары янына Пушкин әсәрләреннән геройлар "кунакка килделәр". Гомумән, бу көн, укучылар өчен, бик бай эчтәлекле үтте.
Гөләндәм Хәлиуллина, мәгариф бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев