САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманлылар пляж волейболын бик яраталар

Районда узган чараларда пляж волейболын еш күзәтергә мөмкин.

Кызыклы да, үзенчәлекле дә уенның команда составы ике кешедән тора. 9 май көнне дә “Дулкын” спорт-сәламәтләндерү комплексының мәйданчыгында пляж волейболы буенча ярышлар оештырылды. Аларда алтышар ир-ат һәм хатын-кызлар командалары катнашты. Җәлилдән – өч, Илексаздан – ике, Сарманнан бер команда булган хатын-кыз волейболчылар арасында Илексаз №2 командасы җиңү яулады. Җәлил №2 – икенче, Илексаз №1 өченче булды. Егетләр арасында Сарман №1 командасы җиңүче калды. Сарман №2 – икенче, Җәлил волейболчылары өченче урынны алдылар. Петровка Заводтан да ике команда катнашты, Сарманнан да тагын бер төркем бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев