САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар пенсия яшен арттыруны хуплыймы?

Хөкүмәт пенсиягә чыгу яшен ир-атларга 65, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр арттырырга ниятли.

Россия халкының күпчелеге (92 проценты) Хөкүмәтнең пенсия яшен арттыру тәкъдимен хупламый. “Ромир” тикшеренү холдингы тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килде, дип хәбәр итә РИА Новости.

  • Бүген тиешле закон проектын Министрлар Кабинеты Дәүләт Думасына тәкъдим итә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматы буенча реформаның төп варианты булып, пенсиягә чыгу яшен ир-атларга 65, хатын-кызларга 63 яшькә кадәр арттыру тора.

Әлеге планны 18дән 24 яшькә кадәрге яшьләрнең бераз өлеше, ягъни сораштырылганнарының 12 проценты гына хуплый. Калган яшь төркемнәрендә реформаны яклаучылар 7-8 проценттан артмый.

 

Пенсия яшен арттыру белән 65 яшькә кадәрге ир-атларның бары 5 проценты гына риза. Россия халкының 58 проценты 60 яшь булган норманы саклау яклы. 32 проценты хәтта бу яшьне киметергә тели.

Хатын-кызларның 58 яки 60 яшьтән лаеклы ялга китүе белән сораштырылганнарның бары 10 проценты гына риза. 55 яшь булган агымдагы норманы россиялеләрнең 61 проценты хуплый, ә 29 проценты аны 50 яшькә кадәр төшерүне тели.

Фото: https://pixabay.com | cozmicphotos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев