САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарманлылар Нурания Җамали белән очраштылар

Кичә район үзәгенең “Сарман” кинотеатрында сарманлылар телевидение һәм кино режиссеры, сценарийлар авторы, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали, язучы, шагыйрә, продюсер Равилә Шәйдуллина, актриса һәм продюсер Миләүшә Сәләхетдинова белән очраштылар.

Республикабызның сәнгать һәм әдәбият әһелләре үзләренең иҗатлары, киләчәккә планнары белән таныштырдылар, тамашачыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирделәр. Сарманлылар шунда ук Равилә Шәйдуллина әсәре буенча Нурания Җамали куйган “Үксезләр” фильмын карадылар. 
Бу очрашу хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз. 
Зөлфия Шәрипова тексты, Зөлфия Шәрипова һәм Гөлназ Сафина фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X