САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар карлыган яратамы?

.

Бүген - әлеге файдалы җиләкнең туган көне, дуслар. С, В12, Е һәм А витаминнарына, калий, кальций, тимер һәм натрийга бай җимешнең кызыл, кара һәм ак төстәге сортлары популяр. Кара карлыганда С витамины күп. Көне буена организмны кирәкле файдалы компонентлар белән тәэмин итәр өчен, 50 грамм карлыган ашау да җитә. Аның яфрагында эфир майлары бар, аннан файдалы чәй, иммунитетны күтәрергә сәләтле төнәтмәләр ясарга мөмкин.
Бу көн официаль бәйрәм булмаса да, сәламәтлегебезне ныгытуда зур роль уйнаган әлеге җимешнең әһәмиятен ассызыклап китү зыянга булмас. Сәламәт булыйк, дуслар!

Альбина Сабирова язмасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев