САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар исеме дөньякүләм билгеле якташлары булу белән горурланалар. Алар бүген тагын бер кат Аяз Гыйләҗевны искә алдылар

Бүген Сарманның балалар сәнгать мәктәбендә якташ язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган “Милләтебез горурлыгы – Аяз ага Гыйләҗев” дип исемләнгән искә алу кичәсе булды.

Сарманлылар белән очрашуга язучының хатыны Нәкыя апа, улы Мансур Гыйләҗев, язучылар Гәрәй Рәхим, Роберт Миңнуллин, Данил  Салихов, Аяз аганың иҗатын өйрәнүче галимә Миләүшә Хәбетдинова килгәннәр иде. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сәламләде, аларны Сарман җирлегендә күрүгә һәрвакыт шат булуыбызны белдерде. Чыгыш ясаучылар Аяз аганың тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр, әсәрләре дөньякүләм язучының якташы яисә аның үзе белән таныш булу белән горурлануларын белдерделәр. Кичәдә матур җырлар яңгырады, язучының “Кар астында салкын чишмә” пьесасыннан өзек сәхнәләштерелде. Очрашуны үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләде һәм алып барды.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев