Сарманлылар йөгерергә дә яраталар
Район Сабан туе күңелле уеннарга, кызыклы ярышларга бай булды.
Уеннар, ярышлар бара торган мәйданчыклардан кеше өзелмәде. Йөгерүчеләр, аркан тартучылар, штанга күтәрүчеләр, кашыкка йомырка салып, «каз тәпие» белән йөгерүчеләр, көянтә-чиләк белән су ташучылар, кул көрәштерүчеләр, ук атучылар, утын ярырга теләүчеләр, кыскасы, барысы да бик күп булды. Көрәш мәйданчыгы янында көрәшчеләр дә, аларны тамаша кылучылар да бетеп тормады. Ат чабышлары да бик күп тамашачыны җәлеп итте. Ә сәхнәдә районыбызның сәнгать осталары да, килгән кунаклар да үз осталыкларын күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев