САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар иммунизация атналыгына кушылдылар

25-29 апрель көннәрендә илебездә “Долгая жизнь для всех” (“Барлык кеше өчен дә озын гомер”) дигән девиз астында Европа иммунизация атналыгы үткәрелә.

Аның максаты – һәркем өчен озын һәм сәламәт гомер тәэмин итәргә ярдәм итүче вакциналарның мөһимлеген, аларга барлык кешеләрнең дә тигез хокуклы икәнлеген күрсәтү.
- Планлы вакцинация хезмәтләре пандемия вакытында да үткәрелергә тиеш. Һәр бала сәламәт балачакка хокуклы, тормышның һәр этабында иммунизация үткәрү – ил халкының сәламәтлеген яхшырту буенча иң мөһим элементларның берсе, - ди бу уңайдан табиб-эпидемиолог Линера Габделхакова.
Шул ук вакытта районда коронавирус инфекциясенә каршы да вакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә районда 18 яшьтән өлкәнрәк 26810 кеше яши. Аларның 21448 е коронавирустан вакцинация үтәргә тиеш. 29819 кеше вакцина ясаткан. Шулай итеп, планга карата үтәлеш 139 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев