САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Идел буе конкурсында I урынны алдылар

16 ноябрьдә Ульяновск шәһәрендә “Ульяновск – тигез мөмкинлекләр шәһәре” балалар иҗаты фестивале хәрәкәте кысаларында яшь талантлар иҗатының “Без бергә” 1 нче Идел буе фестиваль-конкурсы үткәрелде.

Анда балалар йортларында, шулай ук тәрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалардан торган иҗат коллективлары катнашты. Татарстанлылар арасында безнең районнан Сирин Мөхәммәтҗанов һәм Ирина Кустовская гаиләсе дә бар иде.
- Фестивальне Ульяновск өлкәсенең Тәрбиягә бала алучы гаиләләр һәм опекуннар ассоциациясе оештырган иде. Аңа Киров, Самара, Саратов өлкәләреннән, Чувашстан, Татарстан һәм Мари иленнән 200 дән артык кеше кунак булып килде. Фестивальдә Татарстаннан ике гаилә – без һәм Яшел Үзәннән тагын бер гаилә катнаштык. Без “Холодное сердце” мультфильмыннан өзекләр сәхнәләштердек һәм “Иң яхшы театраль сюжет” номинациясендә I дәрәҗә дипломга ия булдык, - ди Ирина Кустовская.
Сирин һәм Ирина гаиләсендә 6 бала тәрбияләнә. Аларның өчесе – үз, ә калган өчесе – тәрбиягә алган балалар. Без аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – Сирин һәм Ирина гаиләсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев