САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар да самокатта йөрергә ярата

.

Соңгы араларда электр самокатында элдерүчеләр күренгәли башлады. Бер аяк белән этенеп киткәннән соң, әлеге транспорт тизлекне ала башлый. Аны арттыру өчен, рычагка баса төшәсең. Ул сәгатенә 30-40 чакрым тизлекне җыя ала. Әмма тормозга кисәк басарга ярамый, самокат кинәт туктап, чыгып очу куркынычы туа. 
Сарманда электросамокатта эшкә йөрүчеләр дә бар. Һөнәре буенча шәфкать туташы булып эшләүче райондашыбыз Ирина Сәфәрова – әнә шундыйлардан. 
- Мин техникага битараф түгел. Әлегә машина йөртмәсәм дә, бер елга якын самокатта йөрим. Баштарак куркыта иде, хәзер инде ышанычлырак йөртәм. Бик уңайлы, экологик яктан чиста да. Әлбәттә, автотранспорт йөрткәндәге кебек, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Саклык чаралары күрү дә зарур. Мин тизлекне артык арттырмыйм, янәшә-тирәне күзәтеп йөрим. Самокатта йөргәндә, тигезлекне сакларга, гәүдәңне төз тотарга кирәк, - диде ул.

 

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев