САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар өчен озак яшәү серләре

Озак яшәгән кешеләрнең тормышларын күзәткәннән соң, галимнәр нәтиҗә ясаган.

Фәнне үстерүгә ярдәм итү буенча Америка берлеге хәбәр иткәнчә, гомерне озайту өчен организмда ялкынсыну процессларын китереп чыгара торган ризыклар ашамаска кирәк. Тикшеренүләрдә 45 яшьтән 83 яшькә кадәрле 68 мең кеше катнашкан, аларның сәламәтлеген 16 ел буе тикшереп барганнар. Шул рәвешчә, озак яшәргә ярдәм итә торган ашамлыклар исемлеге ачыкланган. Озак яшәр өчен нәрсәләр ашарга? - Җиләк-җимеш; - Яшелчә; - Кофе; - Ипи; - Ярмалардан әзерләнгән иртәнге аш; - Майсызландырылган сыр; - Зәйтүн мае; - Чикләвек; - Шоколад. Бу ризыклар үлем очракларын 18 процентка, йөрәк-кан системасы авыруларын 20 процентка, яман шешне 13 процентка киметә дип табылган. Организмда ялкынсыну процессларын китереп чыгара торган продуктлар: - Ит һәм ит ризыклары; - Чипсы; - Алкогольсез эчемлекләр. Аз күләмдә булганда алкогольле эчемлекләрнең зыяны юк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шулай ук югары белеме булганнарның озак яшәгәне ачыкланган. Моның сәбәбе белемнең гомергә йогынтысы белән түгел, ә укымышлы кешеләрнең сәламәтлеген вакытында кайгыртып, үз вакытында табибларга күренүе белән аңлаталар. Вакытында ачыкланган авыру аның көчәеп китүен кисәтә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/nichek-ozak-m-s-lam-t-yash-rg-i-gadi-kagyyd-l-r/?sphrase_id=9246

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев