САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар өчен кичке табынга - бәйрәм ашы

Сарманлылар өчен кичке табынга - бәйрәм ашы

Сарманлылар өчен кичке табынга - бәйрәм ашы 
Моның өчен 350 грамм тавык филесы, 400 грамм шампиньон, 1 баш суган, 150 грамм каймак, 1 аш кашыгы он, 400 грамм каты сыр, 3-4 калак сыек май, тәменчә кара борыч, тоз кирәк. 
Тавык итен юыгыз, кастрюльгә салып, өстенә салкын су коегыз, кайнатып чыгарыгыз, тозлы суда әзер булганчы – якынча 20-25 минут пешерегез. Итне алып, бераз суытыгыз һәм вак итеп турагыз. Суганны чистартып, шулай ук вак итеп турагыз. Соңыннан гөмбәләрне юып турарга, тоз салып, яхшылап болгатырга кирәк. Кызган табага сыек май салып, суганны бераз кыздырып алыгыз. Коры табада 2-3 минут тирәсе онны кыздырып алыгыз, каймак, тоз һәм борыч өстәгез. Барлыкка килгән соусны утка куеп, кайнап чыкканчы тотыгыз. Тавык итен гөмбә белән кушып болгатыгыз, өстенә соусны салып, 15 минут тирәсе акрын утта томалап алыгыз. Соңыннан өстен каплап, кызган духовкада 15 минут тирәсе пешерегез, сырны эре угычтан чыгарып, жульен өстенә сибегез һәм тагын 2-3 минут тирәсе духовкада тотыгыз. Жульен әзер. Ашыгыз тәмле булсын! 

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев