САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлыларның яраткан салаты – "Оливье" барлыкка килү тарихы

"Оливье" салаты күптән инде Яңа ел символына әйләнде. 2 январь Оливье" салаты көне буларак билгеле. Әлеге салат XIX гасырда барлыкка килә. Пешекче Люсьен Оливье Франциядән Россиягә акча эшләргә дип килә. Ул Мәскәүдә "Эрмитаж" дип исемләнгән ресторан ача. Люсьен менюны үзе төзи һәм, җирле публиканың тәмен исәпкә алып, салат уйлап таба....

"Оливье" салаты күптән инде Яңа ел символына әйләнде. 2 январь Оливье" салаты көне буларак билгеле.

Әлеге салат XIX гасырда барлыкка килә. Пешекче Люсьен Оливье Франциядән Россиягә акча эшләргә дип килә. Ул Мәскәүдә "Эрмитаж" дип исемләнгән ресторан ача. Люсьен менюны үзе төзи һәм, җирле публиканың тәмен исәпкә алып, салат уйлап таба. Аның төп ингредиентлары кыздырылган боҗыр һәм кыр тавыкларының кыздырылган ит кисәкләре була. Салатның кырларына пешекче пешерелгән кысла муены итләре, бозау теле кисәкләре һәм паюслы уылдык сала. Композициянең уртасын бәрәңге, йомырка һәм корнишоннардан матур итеп ясалган тау бизи. Салатның өстенә ул күп итеп үзе уйлап чыгарган "Провансаль" соусы сала. Люсьенны шунысы аптырашта калдыра - кунаклар, аның дизайнерлык сәләтен тиешенчә бәяләмичә, салатның компонентларын формасыз болгама итеп бутыйлар, шуннан соң гына ашыйлар. Икенче көнне пешекче үзенең хатасын төзәтә һәм салатны бутап бирә. Салат аны бер мизгелдә данлыклы итә һәм пешекченең исемен йөртә башлый.

"Оливье" салатының тарихы моның белән генә тәмамланмый. XX гасырның 30 нчы елларында "Мәскәү" ресторанының шеф-пешекчесе Иван Иванов салатның рецептына бераз үзгәрешләр кертә һәм "Киек итеннән салат" дип атый. Ә тагын бер-ике дистә елдан соң салатның составы тулысынча формалаша һәм ул "Башкаланыкы" исемен йөртә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев